Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

«Татарстан» совхозы поселогыннан Фәридә Ибраһимованы гаиләсе котлый!

25 июля 2018, 09:55

813

0

0

«Татарстан» совхозы поселогында яшәүче газизләрдән-газиз кешебез – әниебез, әбиебез Фәридә Абзалетдин кызы Ибраһимова 55 яшьлек матур юбилеен билгеләп үтә. Аны чын йөрәгебездән гомер бәйрәме белән котлыйбыз, иң ихлас теләкләребезне юллыйбыз.

Кадерлебез безнең! Син көчле рухлы, юмарт һәм ярдәмчел кеше. Бик яшьли тол калсаң да, безне – ике нарасыеңны җил-яңгыр тидермичә, кадерләп үстердең. Балачагыбыз матур, тормышыбыз түгәрәк булсын өчен барысын да эшләдең. Гомерең авыр хезмәттә үтте, коллективта хөрмәтле хезмәткәр булдың. 
Газизләрдән-газизебез безнең! Без сиңа барысы өчен дә бик зур рәхмәтле. Син бүген дә изге догаларыңны укып, безнең өчен җан атып яшисең.
Әниебез! Туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын иде! Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне, якыннарыңның игелеген күреп яшәвеңне телибез. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. 

Гомер юлың әле озын булсын,
Тыныч булсын туар көннәрең.
Авыр чакта безгә терәк син,
Озак яшә, безгә кирәк син.
Алда сине тыныч картлык көтсен,
Гел шатланып яшә дөньяда.
Без бәхетле, таянырлык кеше,
Кадерлебез, тик син булганга.

Сине яратып кызларың Альбина, Айгөл, кияүләрең Олег, Руслан, оныкларың Камилла, Радмир, Ангелина, Румия.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X