Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

«Татарстан» совхозы поселогыннан Фәндүс Салиховны юбилее белән гаиләсе котлый!

25 июля 2018, 09:20

696

0

0

«Татарстан» совхозы поселогыннан Фәндүс Салиховны юбилее белән гаиләсе котлый!

«Татарстан» совхозы поселогында яшәүче, олы җанлы, киң күңелле таянычыбыз, киңәшчебез, яшәү өметебез булган тормыш иптәшем, әтиебез, бабакаебыз Фәндүс Салих улы Салиховның 24 июльдә 75 яшьлек юбилее.

Кадерлебез! Сине олы бәйрәмең белән кайнар котлыйбыз. Безне аякка бастырып, олы юлга чыгарганчы әни белән сиңа күп сынаулар үтәргә туры килгәндер. Безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканың, яратып-сөеп, аталарча кайгыртканың, гаделлеккә өйрәткәнең, ата-ана һәм туган кадерен белергә өйрәткәнең, туган нигезгә кайтканда кочак җәеп каршы алуың өчен бик зур рәхмәт сиңа, әти.
Син балаларыбызга да ягымлы бабакай. Өебез һәрвакыт ямьле, ризыклы булсын, балаларның һәм оныкларның игелеген күреп, әни белән бер-берегезгә куаныч, терәк, ышаныч булып озак гомер итегез. Алдагы көннәреңдә дә сау-сәламәт булып, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде, барысы өчен дә мең-мең рәхмәтләр сиңа!
Сиңа язгы кояш нурларыдай аяз көннәр, иртәләр, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез. Картлык көннәрең бары тик шатлыкта гына үтсен. Гел шулай көләч, ягымлы бул. Безне сөендереп озын-озак яшә!

Сине яратып тормыш иптәшең Гөлфәридә, балаларың Рушания, Раян, киявең Радик, киленең Регина, оныкларың Азамат, Рамазан, Радмир, Рузилә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X