Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Тамара Нурисламованы 65 яшьлек юбилее белән Калмаш урта мәктәбе коллективы котлый!

03 июля 2020, 10:10

499

0

0

Район мәгариф бүлеге, профсоюз оешмасы, Калмаш урта мәктәбе коллективы тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Тамара Әкрам кызы Нурисламованы 65 яшьлек күркәм юбилее белән котлый. 

Тамара Әкрамовна, Сез олы җанлы, сабыр холыклы, тирән белемле, төпле киңәшләрегез белән уртаклашучы чын Укытучы. Хезмәт сөючән, сабыр, ярдәмчел, намуслы булганыгыз өчен Сезне коллективыбызда яраталар, хөрмәт итәләр. Сез биргән белемнәр, Сезнең акыллы үгет-нәсихәтләрегез тормыштан ямь-тәм табып, дөрес юлдан тайпылмыйча барырга ярдәм итә. Намуслы хезмәтегез күпләгән бүләкләр белән бәяләнде. Сез уңган хуҗабикә, балаларыгызның кадерле әнисе, таянычы, киңәшчесе, оныкларыгызга кадерле әби. Алга таба да гомер юлыгыз сикәлтәсез булсын. Йортыгыздан бәрәкәт, җылылык беркайчан да китмәсен. Балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, җан тынычлыгы белән яшәргә язсын.

Гади, сабыр, олы җанлы да Сез, 
Кылганыгыз бары изгелек. 
Кайгыларсыз үтсен һәр көнегез,
Бәхетегез булсын гомерлек. 
Юбилеегыз котлы булсын, 
Йөзегездә бәхет балкысын.
Изге мәрхәмәтле йөрәгегездә 
Һич сүнмәсен кояш яктысы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X