Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе коллективы Римма Бариеваны юбилее белән котлый!

01 августа 2018, 10:55

620

0

0

Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе хезмәт коллективы хуҗалыкта 25 елга якын үсемлекчелек бухгалтеры булып эшләүче Римма Васильевна Бариеваны 60 яшьлек юбилее белән котлый.
Хөрмәтле Римма Васильевна! Сез күп еллар хуҗалыгыбызда эшләп, үзегезне кешелекле, тәвәккәл, үҗәт, һәрбер эшкә җиң сызганып алынучы, зирәк, акыллы ханым итеп күрсәттегез. Эшкә тулысынча бирелеп, җиң сызганып, хезмәтегездән тәм табып яшисез. Алай гына да түгел, кызыгызны да үз үрнәгегездә оешмабызга алып килдегез, бүген ул да хуҗалыкның финанс тотрыклылыгын тәэмин итүгә үзеннән лаеклы өлеш кертә. 
Без Сезгә хезмәтегездә тагын да зуррак уңышлар, гаиләгездә бөтенлек, иминлек телибез. Киләчәктә дә барыр юлларыгыз озын, саулыгыгыз ныклы, табыннарыгыз мул, сыйлы булсын. Тормыш иптәшегез Расих белән кызларыгызның шатлыкларына бергәләшеп куанып, исәнлектә-саулыкта, искәрмәс куанычлар, рух күтәренкелеге, иман байлыгы, җан тынычлыгы белән озын-озак яшәргә насыйп итсен. Гомер бәйрәмегез – күркәм юбилеегыз котлы, мөбарәк булсын!

Алтын куллы, күркәм холыклы сез,
Намус белән хезмәт куясыз.
Изге эшләр белән бизи-бизи,
Тормыш юлларын сез узасыз.
Гомерегез озын-озак булсын,
Тигез тормыш аны бизәсен.
Гомерләрегез бәхет белән узсын,
Авырлыклар бер дә килмәсен.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X