Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе коллективы Фәнил Зөфәр улы Шәйдуллинны юбилее белән котлый!

06 июля 2018, 11:00

1031

0

0

Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе ҖЧҖ хезмәт коллективы хуҗалыкта озак еллар механизатор булып эшләүче Фәнил Зөфәр улы Шәйдуллинны 50 яшьлек юбилее белән котлый.
Хөрмәтле Фәнил Зөфәрович! Сез үз эшегездә «янучы», хезмәтегезне җиренә җиткереп, төгәл башкаручы, бик җаваплы хезмәткәр. Авыл хуҗалыгы тармагына керткән өлешегез гаять зур. Нинди генә эшкә алынсагыз да, сез – аны ахырына чаклы башкарып чыга торган кеше. Күңелегез гел яхшылыкта, сабыр да сез, тыныч холыклы да, тормыш юлында, бары кыю ир-атларга гына хас булганча, ныклы адымнар белән атлыйсыз. Хуҗалыгыбызга керткән хезмәтегез өчен зур рәхмәт Сезгә!
Тормыш иптәшегез Кадрия ханым белән бер ул, бер кыз тәрбияләп үстердегез, башлы-күзле иттегез, гаиләгез авылыбызда үрнәк булып тора. 
Киләчәктә дә коллективыбызда озак еллар бергә эшләргә насыйп булсын, гаиләгездә хөрмәтле әти, кадерле ир булып яшәргә язсын. Сезгә саулык-сәгадәт, кайгы-хәсрәтсез озын гомер, җан тынычлыгы, гаиләгезгә иминлек телибез. 

Без телибез Сезгә бәйрәм көндә
Яшәү көче, бетмәс егәрлек.
Рухи ныклык бирсен Сезгә Ходай
Гомер тауларына менәрлек.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев