Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы коллективы предприятиесе Мисхәт Сафинны юбилее белән котлый!
Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе хезмәт коллективы хуҗалыкта күп еллар механизатор булып эшләүче Мисхәт Мөнип улы Сафинны 50 яшьлек юбилее белән котлый.
Хөрмәтле Мисхәт Мөнипович! Тырыш һәм намуслы эшегез белән Сез хуҗалыкны үстерүгә үзегездән зур өлеш кертәсез, вакытыгызна да, көчегезне дә жәлләмисез. Хезмәтегез өчен Сезгә олы рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Туган көнегез уңаеннан Сезгә бәхетле озын гомер, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы телибез. Саулыгыгыз булса, бар да булыр. Җаныгыз ни тели, шуңа ирешегез. Туачак таңнарыгыз һәрвакыт нурлы, күк йөзегез аяз булсын!
Тормыш юлыгыз балкып торсын,
Нурлы булсын күңелегез.
Сәламәтлек, шатлык-бәхет белән
Бер кайгысыз үтсен гомерегез.
Авырлыклар бер дә кичермәгез,
Кыенлыклар бер дә килмәсен.
Йөзегездәге шатлык нуры
Балкып торсын, мәңге сүнмәсен.
Нет комментариев