Якты юл
  • Рус Тат
  • Светлана Кашапованы 70 яшьлек юбилее белән Иске Дөреш мәктәбе хезмәт коллективы котлый!

    --, 9 август 2019 - 11:20
    104
    0
    0

    Лаеклы ялдагы укытучы Светлана Сергей кызы Кашапованы барыбыз бергә җыелып, гомер бәйрәме 70 яшьлек юбилее белән котлап, якты теләкләребезне җиткерәбез. Ул озак еллар директор урынбасары булып эшләде, география фәнен укытты. 
    Сез гомерегезне балаларга белем-тәрбия бирүгә багышладыгыз, сайлаган һөнәрегезне яратып, шушы исемне аклап, яклап, тап төшерми яшәдегез. Сез – бик тә табигый, сабыр холыклы, изге күңелле кеше. Улларыгыз да, кызыгыз да үзегез кебек уңган, тырыш, максатчан. Оныкларыгыз да Сезнең төпле белемегездә, акыллы киңәшләрегездә тәрбияләнә. Киләчәктә дә балаларыгызга да, безнең барыбызга да акыллы киңәшләрегезне биреп, озын-озак гомер итәргә язсын. Мәңге шундый мәрхәмәтле, изге күңелле, сабыр, олы җанлы, кешелекле булып калыгыз. Аллаһы Тәгалә Сезгә исәнлек-саулык, балалар куанычы, искәрмәс шатлыклар насыйп әйләсен.

    Күңелегез Сезнең һәрчак шулай
    Ачык булсын һәркемгә,
    Без телибез ак бәхетләр
    Сезгә туасы һәр көнгә. 

    Хөрмәт белән Тукай районы мәгариф идарәсе, профсоюз оешмасы, Иске Дөреш мәктәбе хезмәт коллективы.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: