Якты юл
  • Рус Тат
  • Светлана Кашапованы 70 яшьлек юбилее белән гаильсе котлый!

    --, 9 август 2019 - 13:50
    86
    0
    0

    Тукай районы Иске Дөреш авылында яшәүче кадерле әниебез Светлана Сергей кызы Кашапованы күркәм бәйрәме – 70 яшьлек юбилее белән ихлас күңелдән котлыйбыз. 
    Кадерле әниебез! Гомер бәйрәмеңдә иң изге, иң якты, иң матур теләкләребезне юллыйбыз. 
    Сугыштан соңгы авыр елларда гаиләдә беренче бала булып дөньяга килгәнсең, авыл тормышының авырлыкларын үз җилкәңдә татып, хезмәт сөючән, тырыш, көчле рухлы шәхес булып, олы тормышка аяк баскансың. Гомер юлыңда әтиебез Наилне очратып, төп йортта, авылыбызның хөрмәткә лаеклы, намуслы гаиләсе булып яшәгәнсез, 3 бала үстереп кеше иткәнсез.
    Син – авылыбызда иң хөрмәтле кешеләрнең берсе. Гомерең буе Иске Дөреш мәктәбендә балаларга белем бирдең, укучыларыңа киңәшче, сердәш, үрнәк тә булдың. Хәзерге көндә дә «иң яраткан укытучым идең», диеп, чәчәкләр тотып, синең яныңа киләләр, онытмыйлар.
    Әниебез! Сиңа аяз күк йөзе, ныклы сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телибез. Барыбызны да ачык йөзең, тәмле телең, мул сыйлы өстәлең белән каршы аласың, изге догаларыңны укып юлга озатасың. Йокысыз төннәрең, безгә кылган изгелекләрең өчен мең рәхмәт сиңа, әниебез! Киләчәктә дә йортыбызның нуры, тормышыбызның терәге булып, кадер-хөрмәттә, әтиебез белән тигезлектә, җан тынычлыгы белән, бәрәкәтле имин тормышта яшәвегезне телибез. 

    Җир йөзенең бөтен матурлыгын
    Килә, әни, бүләк итәсе.
    Дөньядагы иң матур сүзләрнең
    Иң җылысын сиңа әйтәсе.
    Ходай сиңа сәламәтлек бирсен,
    Сызламасын аяк-кулларың.
    Чирне белмә, кайгы күрмә,
    Япь-яшь булып калсын күңелең.

    Сине яратып, иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, балаларың, кияү-киленнәрең, оныкларың.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: