Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Светлана Абдуллинаны 55 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!

17 октября 2018, 11:00

742

0

0

Биклән авылында яшәүче Светлана Салихҗан кызы Абдуллинага 17 октябрьдә 55 яшь тула. Светлана апаны чын күңелдән матур юбилее белән котлыйм. 
Сезнең әле акыл, зиһен туплап, күңел байлыгыгызны башкалар белән уртаклашып яши торган гүзәл чорыгыз. Сез моңа бик лаек. Бер кыз, бер ул үстереп, аларга тормышта үз урыннарын табарга, максат-хыялларын чынга ашырырга булыштыгыз, башлы-күзле иттегез. Сез әле дә аларга терәк, киңәшче, яшәү чыганагы. Балаларыгыз, туганнарыгызны якты йөз, тәмле ашлар белән каршы алып, кунак итәсез. Алга таба да киң күңелле, мөлаем, тормыш яратучан, имин-сихәттә булыгыз. Балаларыгызның бары шатлыклы хәбәрләрен ишетеп, уңышларына куанып, туганнарыгызның җан җылысын тоеп, һәрвакыт үзегезнең кирәклегегезне, кадерле икәнегезне тоеп яшәгез, һәр мизгел сезгә шатлык кына алып килсен. Яраткан хезмәтегездән тәм табып, һәр көнгә куанып яшәгез.

Иң изге теләкләр белән Юлия Әхмәтвәлиева.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев