Якты юл
  • Рус Тат
  • Сәрия Шагалиеваны туган көне белән Ләйлә Зайцева котлый!

    --, 12 апрель 2019 - 11:00
    242
    0
    0

    Хезмәттәшем, дустым, хөрмәтле укытучы, Мәләкәс урта мәктәбе директоры Сәрия Хәниф кызы Шагалиеваны гомер бәйрәме – туган көне белән чын күңелдән тәбрик итәм.
    Сәрия Хәнифовна, сез дус буларак та, җитәкче буларак та матур теләкләргә лаек кеше. Мин Сезне Чаллыда бергә укыган чордан – институт елларыннан бирле беләм. Шушы вакыт аралыгында Сезне һәрвакыт бары тик яхшы яктан гына ачам. Минем өчен Сез үрнәк тә, киңәшче дә. Һәрчак алтын киңәшләрегез белән ярдәм итәсез, бер генә мөрәҗәгатемне дә кире какмыйсыз. Алдагы елларда да шулай аралашып, киңәшләшеп, дус булып яшәсәк иде.
    Мин Сезгә, иң беренче чиратта, саулык-сәламәтлек телим. Яраткан коллективыгызда да, гаиләгездә дә кадерле, хөрмәтле кеше булып яшәгез. Иптәшегезнең яраткан тормыш чәчәге, кызыгызның һәм улыгызның сөекле әнисе булып гомер итәргә, игелекләрен күрергә язсын. Укытучы, җитәкче буларак хөрмәтегез көннән-көн артсын, эшегездә бары тик уңышлар гына юлдаш булсын. 

    Матур тормыш, сәламәтлек теләп,
    Туган көнегез белән котлыймын.
    Шатлык белән, озын гомер белән
    Яшәвегезне генә телимен.
    Матур яз аенда тугангамы,
    Күңелегездә һәрчак изгелек.
    Кылган яхшылыгыгыз кире кайтып,
    Күрсәгез иде үзегез игелек.

    Иң изге теләкләр белән Ләйлә Зайцева.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: