Якты юл
  • Рус Тат
  • Сәлмән Әхмәтҗановны 60 яшьлек юбилее белән Яңа Бүләк мәктәбе хезмәт коллективы котлый!

    --, 11 ноябрь 2020 - 09:50
    147
    0
    0

    Район мәгариф идарәсе, профсоюз оешмасы, Яңа Бүләк мәктәбе хезмәт коллективы мәктәп директоры Сәлмән Мөҗәһит улы Әхмәтҗановны 60 яшьлек юбилее белән котлый.

    Хөрмәтле Сәлмән Мөҗәһитович! Өч дистә елга якын мәктәбебез белән җитәкчелек итү дәверендә педагоглар коллективы алдында да, белем биреп, олы юлга озаткан балалар алдында да, авылдашлар арасында олы ихтирам яуладыгыз. Киләчәк буынны тәрбияләүгә биргән тырышлыгыгыз, белемегезне кызганмыйча, вакыт белән исәпләшмичә хезмәт итүегез өчен алар Сезгә олы рәхмәтле. Куйган максатыгызга колач җәеп атлаучы, тәвәккәл, тынгысыз, эшсөяр ир-ат Сез. Авылның иҗтимагый тормышын да Сездән башка күз алдына китереп булмый. Гаиләгез дә сокланырлык, кызыгыз һәм улыгызны лаеклы тәрбияләдегез, бүген оныклар өчен сөенеп яшисез.
    Хезмәт үренә менгән бу бәхетле минутларыгызда Сезгә исәнлек-саулык, бәрәкәтле озын гомер, имин көннәр телибез. Тырыш хезмәтегезнең әҗерен, күңел җылыгызны биреп үстергән балаларыгызның тәүфыйгын күреп гомер кичерергә насыйп булсын.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: