Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Сәлимә Мәүләвиеваны 80 яшьлек юбилее белән гаиләсе котлый!

06 ноября 2018, 09:05

782

0

0

Иске Абдул авылында яшәүче кадерле әниебез, әбиебез Сәлимә Хәким кызы Мәүләвиевага 9 ноябрьдә 80 яшь тула. Әлеге күркәм бәйрәме уңаеннан газиз кешебезгә иң матур теләкләребезне җиткерәбез. 
Кадерлебез! Сине олы юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Гомер эчеңдә бик күп авырлыклар да күрдең, шатлык-сөенечләр дә күп булгандыр. Авыр сугыш елларына туры килгән балачагың, сугыштан соңгы ачлы-туклы яшәүләр, гомер буе авыр эштә эшләүләргә алмашка тыныч, рәхәт, мул тормыш килде.
Сөеклебез! Алдагы көннәрдә дә әлеге муллык, иминлек югалмасын, безнең шатлыкларга сөенеп, үзеңнең барлыгың белән безне куандырып, балаларың, оныкларың, туганнарыңның күңел җылысын тоеп, кадер-хөрмәтен күреп яшәргә язсын. Туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын. Авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, киләчәктә дә озын, тыныч гомер кичерергә язсын иде әле. Юбилеең мөбарәк булсын, кадерлебез!

Җир йөзенең бөтен матурлыгын
Килә, әни, бүләк итәсе. 
Дөньядагы иң матур сүзләрнең
Иң җылысын сиңа әйтәсе.
Ходай сиңа сәламәтлек бирсен,
Сызламасын аяк-кулларың.
Чирне белмә, кайгы күрмә,
Япь-яшь булып калсын күңелең. 

Сине ихлас яратып, балаларың Рәмзия-Марат, Илдар-Валентина, Нуриман-Әзһәния, оныкларың, оныкчыкларың, кода-кодагыйларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев