Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Сәлимә Мөхәммәтдинованы туган көне белән гаиләсе котлый!

15 июня 2019, 08:20

670

0

0

Иске Теләнче авылында туып-үскән, хәзерге вакытта Таулы Дөреш авылында гомер итүче газиз кешебез Сәлимә Галимулла кызы Мөхәммәтдинова 15 июнь көнне гомер бәйрәмен – 78 яшь тулган көнен бәйрәм итә. Шул уңайдан иң изге теләкләребезне кабул итеп ал, кадерлебез. 
Сөеклебез! Табигатьнең иң матур чорында – ямьле җәй көнендә, җиһанга хуш исле чәчәк исе таралып, бар табигать яшеллеккә, төрле төсләргә күмелгән мәлдә тугансың. Шуңа күрә кече күңелле, олы йөрәкле, кунакчылдыр син. Өебезгә килеп керү белән җаннарга ниндидер бер рәхәтлек йөгерә. Чөнки анда безне һәрвакыт чәен-ашын хәстәрләп, ачык йөз, тәмле тел белән каршы алучы газиз кешебез – син бар. Искиткеч уңган-булган, җитезлегеңә сокланырлык, сабырлыгың белән таң калдырырлык хатын-кыз, балаларыңа мәрхәмәтле әни, сөекле әби син. Гомерең буе авыр эшләр башкарсаң да, хезмәт сөючән, тырыш, көчле рухлы була белдең, заман җилләренә бирешмәдең. Киләчәктә дә елларга баш бирмичә, безне җылытучы иң якты, иң сөйкемле кояшыбыз, киңәшчебез булып озак яшәсәң иде.
Әниебез, газизебез! Туар таңнарың өметле, көннәрең куанычлы, тәнең сәламәт, күңелең тыныч булсын. Бәхеткә төрелгән тигез гомер, рух ныклыгы, имин тормыш телибез.

Син бәхетле булсаң, без бәхетле,
Без бәхетле булсак, син тыныч.
Гомерләрнең һәрбер көне бәйрәм,
Һәр минуты булсын куаныч.

Иң изге, матур, пакь теләкләр белән кызың Люция, киявең Хәлим, оныгың Ләйсән, киявең Рафис, оныкчыкларың Данис, Амира, Данияр.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев