Якты юл
  • Рус Тат
  • Сәлимә Хаҗетдинованы 80 яшьлек юбилее белән гаиләсе котлый!

    --, 8 февраль 2019 - 10:35
    72
    0
    0

    Иске Гәрдәле авылында туып-үскән, хәзер дә шунда гомер итүче кадерле кешебез Сәлимә Касыйм кызы Хаҗетдинова 80 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтә.
    Әниебез, әбиебез! Син гомерең буе «Гигант» хуҗалыгында сыер савучы булып эшләп, намуслы хезмәт юлы үттең. Эш урыныңда да, авылыбызда да хөрмәтле кеше булдың. Әтиебез белән бергә ике кыз, бер малай үстереп, олы тормышка чыгардыгыз. Һәрберебезне якты йөзең, тәмле ашларың белән каршы аласың, изге теләкләреңне теләп озатып каласың. Безгә эшләгән яхшылыкларың өчен сиңа олы рәхмәтебезне җиткерәбез, кадерле әниебез. 
    Бердәнберебез безнең! Сине якты бәйрәм белән тәбрикләп, алдагы көннәрдә дә өебезнең яме, якты кояшы булып, балаларыңның игелекләрен күреп, саулыкта, муллыкта бәхетле гомер кичерүеңне телибез.

    Сине яратып, кызың Гөлия, киявең Илгиз, оныгың Алия-Владислав, Тимур, оныгың Илфат, улың Рөстәм, киленең Наилә, оныгың Регина-Павел, Лия, Анна, Агата, оныгың Эльвира. Безнең теләкләргә апабыз Розалия гаиләсе дә кушыла.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: