Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Әсхәт Мифтаховны 65 яшьлек юбилее белән гаиләсе котлый!

15 мая 2019, 10:45

618

0

0

«Татарстан» совхозы поселогында яшәүче Әсхәт Фәрвәй улы Мифтаховның бүген – 15 майда 65 яшьлек олы юбилее. Олы бәйрәме белән без аны чын йөрәгебездән тәбриклибез, иң изге теләкләребезне юллыйбыз.
Әтиебез, газизебез безнең! Без сине чиксез яратабыз! Тормыш юлың үрнәк итеп алырлык. Гомер буе эштән аерылмадың, намуслы хезмәт юлы үттең, бик күп еллар авыл хуҗалыгында механизатор булып эшләдең, тырышлыгың, булганлыгың белән ихтирам яуладың. Елларга баш бирмисең, һаман да шундый ук тынгысыз, эшсөяр син. Кулларың алтын, бүген дә син яшьләргә остаз, кемнәр генә килеп синнән киңәш һәм ярдәм сорамый. Без шундый әтиебез булу белән чиксез горурланабыз. 
Сиңа киләчәктә дә бәхетле тормыш, балалар, оныклар куанычы, саулык-сәламәтлек телибез. Киң күңелең мәңге картаюны белмәсен, рухи күтәренкелегең алга таба да юлдаш, тормыш юлың яшь буынга олы үрнәк булсын. Таңнарның алсуын, тормышның матурын, нурлысын, тагын да шатлыклысын теләп калабыз. Әниебез белән киләчәктә дә кулга-кул тотынып, тигезлектә, гаилә учагыбызны сүндермичә, пар канатлар булып яшәсәгез иде. Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр телибез.

Матур итеп яшисең син җирдә,
Үрнәк бит син безгә һәр эштә.
Озын гомер сиңа теләгәндә
Амин диеп торсын фәрештә.

Сине яратып, тормыш иптәшең Римма, улларың Радик, Рамил, кызың Эльмира, киленнәрең Наталья, Алсу, алты оныгың. Бу теләкләргә туганнар, кода-кодагыйлар 
да кушыла. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев