Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Әсхәт Исрафиловны юбилее белән туганнары котлый!

28 октября 2019, 10:10

551

0

0

«Татарстан» совхозы поселогында яшәүче кадерле әтиебез, бабабыз Әсхәт Һади улы Исрафиловны матур бәйрәме – 80 яшьлек юбилее белән чын йөрәктән тәбрик итәбез. 
Кадерлебез! Дөньядагы иң зур байлык – саулык юлдаш булсын сиңа, җан тынычлыгы, күңел көрлеге, тыныч картлык насыйп итсен Ходай Тәгалә. Балаларның, оныкларның игелеген, кадер-хөрмәтен күреп, бәхетле гомер кичерергә язсын. Көчле рухлы һәм кешелекле, киң күңелле һәм миһербанлы, олы җанлы һәм ярдәмчел булганың өчен якыннар, туганнар, авылдашлар арасында да абруең зур синең. Барлык кылган изгелекләрең, якыннарым дип өзелеп яшәгәнең өчен баш иябез, олы рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Әниебез белән бергәләшеп алга таба да озын-озак гомер кичерергә насыйп булсын үзегезгә. Алтын кулларыңның җылысын тоеп яшәргә язсын әле безгә, кадерлебез. Сиңа рух күтәренкелеге, елларга баш бирмәс саулык-сәламәтлек, тыныч-имин картлык телибез. 

Рәхмәт сиңа йөрәк җылың белән
Кабызганга бәхет кояшын.
Күңел тынычлыгы, ныклы саулык
Булсын һәрчак синең юлдашың. 

Иң изге теләкләр белән улың Фәйсүн, киленең Нурия, оныкларың Фәнис-Эльмира, Флүс-Алия, Фирдәвес, Алисә, оныкчыкларың Тимур, Раил, Инсаф, Әминә, кода-кодагыйларың. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев