Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Сирена Кәлимуллинаны 50 яшьлек юбилее белән Мусабай Завод урта мәктәбе коллективы котлый!

05 ноября 2018, 08:50

729

0

0

Район мәгариф идарәсе, профсоюз комитеты, Мусабай Завод урта мәктәбе хезмәт коллективы мәктәп директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Сирена Рево кызы Кәлимуллинаны 50 яшьлек күркәм юбилее белән тәбрик итә.
Хөрмәтле Сирена Ревовна! Сез кешеләргә ярдәмчел булуыгыз, искиткеч киң күңелле, сабыр, барлык туганнарыгыз өчен өзелеп торуыгыз белән башкаларга үрнәк. Сез бөтен көчегезне, белемегезне, тырышлыгыгызны игелекле хезмәткә – балалар укытуга багышладыгыз. Һәр эшне тырышып, үз вакытында җиренә җиткереп башкаручы кеше буларак хезмәттәшләрегез арасында зур ихтирам яуладыгыз. Белем hәм тәрбия биргән укучыларыгыз сезгә олы рәхмәтле.
Сирена Ревовна, туган көнегез белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, ак бәхетләр телибез. Алдагы көннәрдә тормыш иптәшегез Файсалның кадерлесе, кызларыгыз Инзилә һәм Илсинәнең таянычы, барлык туганнарыгызга терәк булып, изге дөньяның барлык рәхәтлекләрен күреп, бергә-бергә күңелле итеп яшәргә һәм эшләргә Ходай насыйп итсен. Туачак таңнарыгыз hәрвакыт нурлы, күк йөзегез hәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшәгез. Туган көнегез мөбарәк, бәхетегез һәрчак түгәрәк булсын!

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев