Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Әсгать Хәертдиновның 60 яшьлек юбилее белән гаиләсе котлый!

06 апреля 2019, 08:40

795

0

0

Иштирәк авылында яшәүче кадерле кешебез Әсгать Габделхак улы Хәертдиновның 6 апрельдә 60 яшьлек юбилее. Матур бәйрәме белән котлап, аңа иң изге теләкләребезне юллыйбыз.
Тормыштагы борчу-шатлыкларны уртаклашып яши белүче көчле рухлы, нинди хәлләрдә дә өмет кояшын сүндерми торган тормыш иптәше, һәрвакыт таяныч булырдай кайгыртучан әтиебез син безнең. Без ныклы нигезле, түгәрәк табынлы гаиләдә үсеп, олы тормыш юлына аяк бастык. Әтиебез безнең өчен һәр яклап яшәү үрнәге. «Әти кеше нинди булырга тиеш?» – дип сорасалар: «Безнең әтиебез кебек», – дип җавап бирер идек.
Син безне тормышны аңларга, хезмәтне яратырга, җәмгыятьтә үз урыныбызны табарга, авырлыкларны җиңәргә, башлаган эшне ахырына җиткерергә, яхшыны начардан аера белергә өйрәттең. Без синең белән чиксез горурланабыз. Киләчәктә дә сиңа хәерле, бәрәкәтле гомер, ныклы сәламәтлек, балаларыңның, туганнарыңның күңел җылысын күреп яшәргә язсын. 

Көчле рух, сүнмәс яшәү дәрте
Бирелгәндер сиңа тумыштан
Әлмәндәр карт төсле ахыргача
Туймый яшә, кадерлебез, тормыштан.

Сине яратып һәм хөрмәт итеп тормыш иптәшең Венера, балаларың Дамир-Рузилә, Динар-Айгөл һәм кечкенә оныгың Азат. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев