Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Сания Газизованы 65 яшьлеге белән Яңа поселогы урта мәктәбе коллективы котлый!

09 ноября 2018, 11:10

922

0

0

Район мәгариф идарәсе, профсоюз комитеты, Яңа поселогы урта мәктәбе хезмәт коллективы мәктәптә техник хезмәткәр булып эшләүче Сания Рәүф кызы Газизованы 65 яшьлек гомер бәйрәме белән котлап, иң изге теләкләрне юллый.
Хөрмәтле Сания Рәүфовна! Тормыш күгегездә 65 дигән матур сан балкый. Бу көннең килүенә сөенеп кенә яшәрлек: берсеннән-берсе уңган ике кыз үстереп, олы тормышка аяк бастырдыгыз. Бүген оныкларыгыз өчен сөенеп яшисез. Җиденче дистәне ваклап барсагыз да, Сез һаман да яшь күңелле, шат һәм мөлаем йөзле, һәркемне елмаеп каршы аласыз. Коллективыбызда Сез ихтирамга лаек зат, хөрмәтле хезмәткәр, ачык күңелле әңгәмәдәш. 
Киләчәктә Сезгә бездән бер генә теләк – саулык, ә тән сихәтлеге ул – озын гомер, шатлык, бәхет һәм күңелдәге илаһи нур тамчысы. Киләчәктә дә балаларыгызның һәм оныкларыгызның игелекләрен, шәфкатьләрен күреп, тормышка сөенеп яшәргә насыйп булсын. 

Юбилеегыз белән котлап,
Зур бәхетләр генә телибез.
Кешелекле булганыгыз өчен,
Олылыйбыз бүген Сезне без.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X