Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Салиха Латыпованы 80 яшьлек юбилее белән туганнары котлый!

16 ноября 2018, 12:20

834

0

0

Чаллы шәһәрендә туып үскән, хәзерге көндә дә Чаллының ЗЯБ бистәсендә яшәүче апабыз Салиха Касыйм кызы Латыпованың 15нче ноябрьдә 80 яшьлек юбилее.
Хатын-кызларга, Ходай биргән барлык гүзәл хасларга ия булган олы бер зат ул, безнең әни урынына калган апабыз.
Кулларыңнан нинди генэ эш килмәде синең, тун да тектең, чалбар да, ул шәл, кофталар, оекбашлар, билебезгә җылы поясларга чаклы бәйләдең бит син. Җизнәй белән ике ул тәрбияләдегез. Бик сикәлтәле булды шул тормыш юлларың. Инде хәзер, балаларыңның, оныкларыңның игелекләрен күреп, хөрмәтле картлык телибез сина!

Сине барыбыз да яратабыз
Күрше-дусларың да, әле килгәннәр.
Саулык һәм шатлык белән,
Озак яшик апа бергәләп.
«Якты юл» газетасы аша
Җиткерәбез тәбрик сүзләрен.
Намаз-догаларың белән ярдәм итеп,
Озак яшә әле апабыз!!!

Форсаттан файдаланып, ике улыңны, Рәүф-15ноябрьдә, Рәис-14 ноябрьдә, туган коннәре белән котлыйбыз. Бәхет, саулык, куанычлы тормыш телибез.

Иң изге теләкләр белән: энебез Рәшит-Әлфия, сеңлең Әнисә, Рафаэль, Нурия, Мәүлидә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X