Якты юл
  • Рус Тат
  • «Салих Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе» Габденур Камалетдиновны юбилее белән котлый!

    --, 6 июнь 2018 - 14:05
    195
    0
    0

    «Салих Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе» ҖЧҖ хезмәт коллективы хуҗалыкта озак еллар механизатор булып эшләүче Габденур Шәйхелзаман улы Камалетдиновны 60 яшьлек юбилее белән тәбрик итә.
    Хөрмәтле Габденур Шәйхелзаманович! Сез авыл хуҗалыгындагы иң авыр тармакта – игенчелектә эшләп, ил табынын баетуга лаеклы өлеш кертәсез. Эшегезне җиң сызганып, бар күңелегезне биреп башкарасыз, хезмәтегездән тәм табып яшисез. 
    Сезгә киләчәктә дә исәнлек-саулык, озын гомер телибез. Тормыш иптәшегез Зәрия ханым белән киләчәктә дә тигезлектә, муллыкта яшәргә, балаларыгыз бәхетенә куанып, исән-имин, бәхетле озын гомер кичерергә язсын. Алдагы гомер юлыгызда бернинди киртәләр дә очрамасын. Һәр туар таң бәхет-шатлык, куанычлар гына алып килсен. Тагын озак еллар бергә-бергә эшләргә, яңа хезмәт уңышларына ирешергә язсын. Күркәм юбилеегыз котлы, мөбарәк булсын. 

    Сагыш белмәгез, борчу хисләр сездән
    Ерак йөрсен, якын килмәсен. 
    Тормышыгызны гел шатлыклар,
    Ак бәхетләр генә бизәсен.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: