Якты юл
  • Рус Тат
  • Салих Ибраһимовны 75 яшьлек юбилее белән гаиләсе котлый!

    --, 8 ноябрь 2019 - 14:00
    59
    0
    0

    Биклән авылында гомер итүче кадерле әтиебез, бабабыз, тормыш иптәшем Салих Юныс улы Ибраһимовны ихлас күңелдән матур бәйрәме – 75 яшьлек юбилее белән котлыйбыз. 
    Газизебез! Син безне көчле, ышанычлы канатың астында җил-яңгыр тидерми, кадерләп үстердең, бүген дә әниебез белән без балаларыңны, оныкларыңны төп нигезгә җыеп, барыбызны саклап, яклап, кадерләп яшисең. Никадәр күркәм сыйфатны үзеңә җыйгансың син: ачык йөзле, киң күңелле, көчле рухлы, сабыр. Якыннарын өзелеп яратучы искиткеч кеше син. Уңганлыгың, тырышлыгың һәрвакыт безгә үрнәк. 
    Гомерең буе мәктәбебездә укытучы булып эшләдең, хезмәт стажың 45 елдан артып китә. Балаларны яратуың, һәркайсы белән уртак тел таба белүең белән әти-әниләр, авылдашлар алдында ихтирам яуладың. Без балаларыңда да укытучы һөнәренә мәхәббәт уяттың. Бүген икебез дә синең юлны дәвам итәбез. 
    Таянычыбыз, ышанычыбыз, яклаучыбыз булганың өчен зур рәхмәт сиңа. Син булганда тормышыбыз имин, өебез ямьле безнең. Киләчәктә дә сиңа тән сихәте, күңел тынычлыгы, шатлык-куанычлар телибез. Әни белән бергәләп, бер-берегезне саклап һәм яклап, тигез гомер итегез. Юбилеең котлы, мөбарәк булсын, әти!

    Сине яратып, иң изге теләкләр белән улың Айрат, кызың Римма, киленең Радмила, киявең Рафаэль, оныкларың Кәрим, Милана. Бу теләкләргә әниебез Рәисә, барлык туганнар кушыла. 

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: