Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Саимә Барый кызы Рахимованы әниләр көне белән котлыйбыз!

25 ноября 2018, 10:15

774

0

0

Биклән авылында яшәүче кадерле кешебез, сөекле әниебез Саимә Барый кызы Рахимованы әниләр көне белән котлыйбыз.
Әни! Син күп еллар Тукай районының пенсия фондында хисапчы булып эшләдең. Эшеңдә тәм табып, бар җан җылыңны биреп хезмәт иттең. Сабыр, изге күңелле булып яшәдең, безне балаларыңны да шул сыйфатларга өйрәттең. Акыллы, ярдәмчел, һәр кешегә игътибарлы, ачык йөзле, киң күңелле, олы җанлы булганың өчен, якыннарың, туганнарың, хезмәттәшләрең арасында абруең зур синең! 
Рәхмәт, әни, әти белән күпләргә үрнәк булырлык ныклы гаилә корып, пар канатларыгыз астында мине hәм Чулпанны сөеп, иркәләп, назлап, яхшы тәрбия биреп үстердегез. Туган нигезнең нуры, тормышыбызның таянычы, терәге булып, кадер-хөрмәттә, әтиебез белән тигезлектә, яшәүдән ямь табып, рәхәтләргә һәм рәхмәтләргә төренеп, бәхетле мул тормышта, тынычлыкта озак еллар гомер кичерергә язсын сиңа! 

Син бит, әни, безнең өчен кояш,
Синнән нурлар алып яшибез.
Озак яшә әни, картайма әле,
Иң кадерле якын кешебез!

Иң изге теләкләр белән кызың Ләйсән, киявең Илнар, оныкчыкларың Ләйлә, Аяз, Айзилә. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев