Якты юл
  • Рус Тат
  • Сабит Габдуллины 65 яшьлек юбилее белән Калмаш урта мәктәбе коллективы котлый!

    --, 7 август 2020 - 10:20
    105
    0
    0

    Район мәгариф бүлеге, профсоюз оешмасы, Калмаш урта мәктәбе коллективы мәктәп хезмәткәре Габдуллин Сабит Габдулла улын 65 яшьлек күркәм юбилее белән котлый.

     Сабит Габдуллович! Без Сезне киң күңелле, үз хезмәтен җиренә җиткереп башкаручы, һәрвакыт ярдәмчел, кыен чакларда терәк булырга сәләтле, тынгысыз хезмәткәр буларак беләбез. Тырыш һәм намуслы хезмәтегез, кешеләргә карата игътибарлы, яхшы мөнәсәбәттә булуыгыз белән авыл халкының һәм коллективның хөрмәтен яулаган кеше Сез. Юбилеегыз белән ихлас куңелдән котлыйбыз. Гел шулай гади һәм кешелекле, олы җанлы, һәрвакыттыгыча сабыр булып калыгыз. Гомерегезнең дәвамы озын, үткәне кебек үк игелекле изге эшләр белән тулы торсын. Бүген Сез матур гаилә башлыгы, яраткан балаларыгызның таянычы, кадерлесе, туганнарыгызның үрнәк өлгесе булып яшисез. Янәшәгездә һәрчак тугры дусларыгыз, яраткан гаиләгез, ышанычлы хезмәттәшләрегез булсын. Сезгә сәламәтлек, гаилә тигезлеге, хезмәт уңышлары, тормыш авырлыкларын җиңәргә көч-күәт, бәрәкәтле тормыш телибез.

    Сезгә булган безнең хөрмәтебез
    Урын алсын йөрәк түрендә.
    Шатлык-куанычлар, ак бәхетләр
    Юлдаш булсын гомер-гомергә.

    Иң изге теләкләр белән Район мәгариф бүлеге, профсоюз оешмасы, Калмаш урта мәктәбе коллективы мәктәп хезмәткәре.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: