Якты юл
  • Рус Тат
  • Сабирова Гүзәлия Әзһәтовнаны 50 яшьлек күркәм юбилее белән тәбриклибез. 

    --, 23 июль 2021 - 10:22
    757
    0
    0

    Район мәгариф идарәсе, профсоюз комитеты, Яңа Бүләк мәктәбе коллективы рус теле һәм әдәбияте укытучысы Сабирова Гүзәлия Әзһәтовнаны 50 яшьлек күркәм юбилее белән тәбрикли. 
    Хөрмәтле Гүзәлия Әзһәтовна! Сез бөтен гомерегезне балалар белән эшләүгә багышлаган кеше. Балаларны ихлас яратып, үз эшегезне күңел биреп, ихластан башкарган чын укытучы. Гаилә тормышыгыз да соклангыч. Тормыш иптәшегез белән тәрбияле балалар үстергәнсез, бүген оныкларыгыз белән горурланып, алар өчен сөенеп яшисез. Бу матур тормыш юлы артында күпме акыл зирәклеге, сабырлык, уңганлык ята. 
    Юбилеегыз уңаеннан Сезгә ныклы сәламәтлек телибез. Тормыш иптәшегез белән тигезлектә, улыгызның һәм оныкларыгызның җылысын, күңел назын тоеп, гомер елларын санамыйча, тормышның һәр көненнән, һәр мизгеленнән тәм табып яшәгез.
    Сагыш белмәгез, борчу-хисләр Сездән
    Ерак йөрсен, якын килмәсен.
    Тормышыгызны гел шатлыклар, 
    Ак бәхетләр генә бизәсен.

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: