Якты юл
  • Рус Тат
  • Рәзинә Заһидуллинаны 80 яшьлек юбилее белән туганнары котлый!

    --, 20 сентябрь 2019 - 11:00
    135
    0
    0

    Яңа Сарайлы авылында туып-үскән, бүген дә шунда гомер кичерүче кадерле әниебез Рәзинә Әхкыям кызы Заһидуллинаны олы юбилее – 80 яшь тулган көне белән котлыйбыз.
    Әлеге матур бәйрәмең уңаеннан, әниебез, сиңа көндәлек тормышта әйтеп җиткерә алмаган назлы сүзләребезне, йөрәк хисебезне бүләк итәбез. Иң изге теләкләребезгә төреп, олы рәхмәт сүзләребезне җиткерәбез. 
    Киләчәктә Аллаһы Тәгалә сиңа исәнлек-саулык, җан тынычлыгы бирсен, туар таңнарың аяз һәм имин булсын, иңнәреңдәге шәфкать фәрештәсе сине беркайчан да ташламасын. Җан җылыңны сүндермичә, балаларыңа, оныкларыңа яшәеш чыганагы булып, балкып яшә. Якты йөзең, тәмле ашларың, җылы сүзең, өзелеп яратуың өчен мең-мең рәхмәт сиңа, кадерлебез. Йортыбызны балкытып, күңелләргә сүрелмәс нур сибеп яшәвең – безнең өчен иң олы бәхет. Янәшәбездә син булганда күңелләр шат. Киләчәк көннәреңдә дә бүгенге кебек бисмилла дип уян, һәрвакыт шундый мөлаем һәм миһербанлы булып кал. Күзләрең яшьләнмәсен, йөрәгең таушалмасын, кайгы-хәсрәткә бирешми, һаман шулай көчле рухлы, ярдәмчел һәм изге күңелле булып яшә. 

    Җир йөзенең бөтен матурлыгын
    Килә, әни, бүләк итәсе.
    Дөньядагы матур сүзләрнең
    Иң җылысын сиңа әйтәсе.
    Ходай сиңа сәламәтлек бирсен,
    Сызламасын аяк-кулларың.
    Чирне белмә, кайгы күрмә,
    Япь-яшь булып калсын күңелең.

    Сине яратып, иң изге теләкләр белән балаларың, кияүләрең, оныкларың, туганнарың.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: