Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Рәзинә Сабитованы юбилее белән Хөснуллиннар гаиләсе котлый!

19 июня 2020, 13:25

524

0

0

Новотроицкое авылында яшәүче якын дустыбыз Рәзинә Әминбәк кызы Сабитованы 60 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлап, иң изге теләкләребезне юллыйбыз.

Кадерле дустыбыз! Никадәр күркәм сыйфатларны җыйгансың син үзеңә. Һәрвакыт ачык йөзле, киң күңелле, юмарт, ярдәмчел, сабыр, тыныч холыклы, Ходай биргән һәр көнгә куанып, тормыштан тәм табып яши беләсең.
Гаиләгез дә күпләр сокланырлык матур. Хәйдәр Габдуллович белән ике ул үстердегез. Бүген оныкларыгыз өчен сөенеп, алар өчен җан атып яшисез.
Кадерле Рәзинә Әминбәковна! Сине гомер бәйрәмең белән котлап, үзеңә һәм якыннарыңа ныклы сәламәтлек, бәрәкәтле имин тормыш, җан тынычлыгы, бәхетле, озын гомер телибез. Хәйдәр Габдуллович белән пар канатлар булып, балаларыгыз һәм яраткан оныкларыгызның уңышларына сөенеп, шатлык-сөенечтә яшәргә язсын. Киләчәктә дә шулай дуслыкның кадерен белеп, бергә-бергә тату гомер кичерик. Тормышыгыз бүгенгедәй матур, табыннарыгыз һәрвакыт тулы һәм түгәрәк булсын.

Гади, сабыр, олы җанлы да син, 
Кылганнарың бары изгелек.
Кайгыларсыз үтсен һәрбер көнең, 
Бәхетләрең булсын гомерлек.

Иң изге теләкләр белән гаилә дусларыгыз Ләйсән һәм Газинур Хөснуллиннар һәм балалар.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X