Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Рәзинә Сабитованы 60 яшьлек юбилее белән гаиләсе котлый!

19 июня 2020, 12:05

530

0

0

Рәзинә Сабитованы 60 яшьлек юбилее белән гаиләсе котлый!

Сарман районы Кәүҗияк авылында туып-үскән, бүген Новотроицкое авылында яшәүче кадерле әниебез, әбиебез, тормыш иптәшем Рәзинә Әминбәк кызы Сабитованы гомер бәйрәме – 60 яшьлек юбилее белән ихластан котлыйбыз.

Әниебез гомере буе Тукай районы авыл хуҗалыгы предприя-тиеләрендә – Новотроицкое совхозында, Тукай сельхозтехникасында, районның мелиорация системасында баш икътисадчы булып эшләде. Намуслы хезмәте күпләгән федераль бүләкләр белән бәяләнде, хезмәт ветераны исемен алды. Кайда гына эшләсә дә, үз һөнәренең чын остасы булуы, тынгысызлыгы, һәр эшне җиренә җиткереп башкаруы белән коллективта абруй казанды. 
Кадерлебез, гаиләбездә син йортыбызның уңган хуҗабикәсе, безнең таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, яшәү ямебез. Әтиебез белән ике улыгызны тормышка лаеклы итеп үстердегез, белем һәм тәрбия бирдегез. Яшәү рәвешең без балаларыңа, оныкларыңа матур өлге. Һәрберебезнең шатлык-хәсрәтен сыйдырырлык олы йөрәгең, һәммәбезгә бүлеп бирерлек җан җылың, сабыр канатың бар. 
Матур бәйрәмең көнендә сиңа теләкләрнең бары изгесен, бары яктысын юллыйбыз. Җан тынычлыгы, тән сихәте белән бәхет-шатлыкта, әтиебез белән пар канатлар булып озын гомер кичерегез. Алдагы көнеңдә дә шулай барыбызга да кирәк һәм терәк булып, бар булганыңа шөкер итеп, куанып, балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшә. 

Изге теләк, җылы сүздән башка
Таба алмыйбыз олы бүләкне.
Безнең өчен бик тә кадерле син,
Бик тә якын, бик тә кирәкле.

Сине яратып, ирең Хәйдәр, балаларың Айдар, Илдар, Лилия. Оныкларың Данис, Данияр, Әмин.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев