Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Рәзимә Харисованың 85 яшьлек юбилее белән гаиләсе котлый!

25 марта 2020, 10:30

568

0

0

Яңа Байлар авылында гомер кичерүче кадерле әниебез, әбиебез Рәзимә Кирам кызы Харисованың бүген 85 яшьлек юбилее. Кадерлебезне олы бәйрәме белән чын йөрәктән котлыйбыз, изге теләкләребезне юллыйбыз. 
Газизебез безнең! Син безнең өчен иң якын, иң сөекле, изге җанлы, шәфкатьле кеше. Әниебез һәрчак безгә – өч баласына үрнәк тә, терәк тә булды. Кечкенәдән эш сөяргә, кешеләргә игелек кенә кылырга, намус белән яшәргә өйрәтте. Хәзер дә, инде өлкән яшьтә булуына карамастан, һәрберебезнең тормыш-көнкүреше белән кызыксынып тора, кайтуыбызны көтеп ала, якты йөз белән каршылый, изге теләкләр белән озатып кала.
Әниебез! Сине матур бәйрәмең белән котлап, иң якты теләкләребезне юллыйбыз. Ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, озын гомер телибез. Киләчәктә дә саулыгың кимемәсен иде, чөнки син безгә бик тә кирәк әле.

Котлы булсын юбилеең, әни,
Нурлар чәчсен һәрчак йөзләрең.
Сәламәтлек, бәхет, шатлык белән
Үтсен синең язың, көзләрең.
Җирдә кояш балкыгандай,
Син балкыйсың безнең күңелдә.
Тормышыбыз синең белән матур, 
Рәхмәтлебез сиңа гомергә.

Сине яратып һәм хөрмәт итеп, улың, кызларың, киленең, кияүләрең, оныкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев