Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Рәйхан Хәмәдиевны 65 яшьлек юбилее белән «Гигант» ҖЧҖ хезмәт коллективы котлый!

10 февраля 2021, 10:30

398

0

0

«Гигант» ҖЧҖ хезмәт коллективы хуҗалык җитәкчесенең терлекчелек буенча урынбасары Рәйхан Рәхимҗан улы Хәмәдиевны 65 яшьлек юбилее белән кайнар котлый. 

Хөрмәтле Рәйхан Рәхимҗанович! Күп еллар хуҗалыкта хезмәт кую дәверендә Сезнең тырышлык белән күпме уңышларга ирешелгән. 40 елдан артык гомерегезне хуҗалыкның терлекчелек тармагын үстерүгә багышлагансыз. Чын мәгънәсендә олы ихтирамга һәм хөрмәткә лаек кеше Сез! Җаныгыз-тәнегез белән эшкә бирелгән, хезмәтегезне яратып, җиренә җиткереп башкаручы хезмәткәр. Барысы өчен дә Сезгә олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Гаиләгездә дә ышанычлы ир, ныклы таяныч, балаларыгызга үрнәк әти. 
Юбилеегыз белән ихлас котлап, ныклы сәламәтлек, хәсрәтсез имин көннәр, кояштай озын гомер телибез. Киләчәктә дә бергә эшләргә, гаиләгездә балаларыгызның игелекләрен күреп, бәхетле гомер кичерергә насыйп булсын. Күңел тынычлыгы, бәрәкәтле матур тормыш телибез Сезгә!

Матур еллар, якты көннәр
Телибез чын йөрәктән.
Һич кичекми чынга ашсын
Безнең күркәм теләкләр!

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X