Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Рәвия Габдуллинаны 60 яшьлек юбилее белән Калмаш урта мәктәбе коллективы котлый!

10 января 2020, 11:10

421

0

0

Район мәгариф идарәсе, профсоюз оешмасы, Калмаш урта мәктәбе коллективы ветеран укытучыбыз, Калмаш авыл җирлеге башлыгы Рәвия Касыйм кызы Габдуллинаны 60 яшьлек юбилее белән ихластан котлый. 
Хөрмәтле Рәвия Касыймовна! Сез хезмәт юлыгызның 37 елын Калмаш авылы балаларына белем һәм тәрбия бирүгә багышладыгыз. Салават Сабитович белән яшь гаилә корып, 1980 елның августыннан Калмаш авылы мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып хезмәт юлын дәвам иттегез. 14 ел укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, 13 ел мәктәп директоры булып хезмәт куйдыгыз. Бүгенге көндә дә авыл җирлеге башлыгы вазыйфасын зур җаваплылык белән башкарасыз. 
Күркәм юбилеегыз белән кайнар тәбрик итеп, Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы саулык теләп калабыз. Тормыш иптәшегез белән улларыгызга матур тәрбия бирдегез. Алдагы көннәрдә аларның шатлык-куанычларын бүлешеп, исән-сау булып, иминлектә яшәргә язсын. Без Сезгә бәрәкәтле озын гомер, балалар-оныклар игелеге, тигезлек, җан тынычлыгы телибез. Гаятъ катлаулы һәм зур җаваплылык сорый торган эшегездә сабырлык һәм түземлек теләп калабыз. 

Җир йөзенең бөтен матурлыгын
Килә Сезгә бүләк итәсе,
Дөньядагы матур сүзләрнең дә
Иң җылысын гына әйтәсе.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев