Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Рузалия Әхмәтҗанованы 55 яшьлек юбилее белән «Кояшкай» балалар бакчасы хезмәт коллективы котлый!

10 июня 2020, 13:00

484

0

0

Район мәгариф идарәсе, профсоюз комитеты, Мусабай Завод авылының «Кояшкай» балалар бакчасы хезмәт коллективы кече тәрбиячебез Рузалия Мөнәзил кызы Әхмәтҗанованы 55 яшьлек күркәм юбилее белән тәбрик итә. 
Хөрмәтле Рузалия Мөнәзиловна! Матур гомер бәйрәмегездә Сезгә иң изге, иң ихлас теләкләребезне юллыйбыз. Кешене хезмәт бизи, Сез дә үз эшегезне бар күңелегезне биреп, гаҗәеп оста итеп, белеп, яратып башкарасыз, һәркемгә карата ачык йөзле, тәмле телле Сез. Уңай сыйфатларыгызны санап китсәң, очы-кырые юк. Алга таба да коллективыбызның абруйлы хезмәткәре булып, яраткан эшегездә армый-талмый хезмәт куегыз. Бүгенгедәй ягымлы, тормыш сөючән, игътибарлы, ярдәмчел булып калыгыз.
Гаиләгездә дә Сез уңган-булган хуҗабикә, ышанычлы тормыш иптәше, кадерле әни. Гаиләгез гел шулай матур булсын, тормыш иптәшегез белән иңгә-иң куеп, озын гомер юлы узарга, балаларыгыз белән аларның уңышларына куанып яшәргә, сау-сәламәт булырга язсын.

Чәчелмәсен җиләк тәлгәшләре,
Йөзгә тулсын еллар бәйләме.
Саулык белән бәхет алып килсен
Сезгә ел да гомер бәйрәме.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев