Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Рөстәм Вәллиуллинны 60 яшьлек юбилее белән «Гигант» ҖЧҖ хезмәт коллективы котлый!

10 января 2020, 11:55

407

0

0

«Гигант» ҖЧҖ хезмәт коллективы, шәхсән хуҗалык җитәкчесе Риф Имамов слесарь булып эшләүче Рөстәм Мотыйгулла улы Вәллиуллинны 60 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлый.
Хөрмәтле Рөстәм Мотыйгуллович! Гомер бәйрәмегез көнендә иң изге, иң якты, иң матур теләкләребезне кабул итеп алыгыз. Сезгә исәнлек-саулык, иминлек, күңел көрлеге насыйп булсын. Балаларыгызның, оныкларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерергә язсын. Туачак таңнарыгыз һәрвакыт нурлы, аяз булсын, тормыш иптәшегез белән тигезлектә яшәргә насыйп итсен. Хезмәткә багышланган гомерегез бушка үтмәгән, иң мөһиме шул. Кешеләргә кирәкле булып, аларның рәхмәтенә коенып яшәгез дә яшәгез әле. Тормышыгыз мул, шатлык-куанычларга бай булсын. 

Котлап Сезне бәйрәмегез белән
Без телибез шатлык-сөенеч.
Урап үтсен Сезне һәрвакыт 
Сагыш уты, борчу-көенеч.
Куанычлар гына алып килсен
60 яшегез – олы бәйрәмегез.
Сезгә бүген бүләк итәбез без
Барлык яхшылыклар бәйләмен.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X