Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Рөстәм Гәрәевны 60 яшьлек юбилее белән «Татарстан» коммуналь челтәрләре» хезмәт коллективы котлый!

27 апреля 2019, 10:00

716

0

0

«Татарстан» коммуналь челтәрләре» ҖЧҖ хезмәт коллективы предприятиенең баш инженеры Рөстәм Миннехан улы Гәрәевны 60 яшьлек күркәм юбилее белән котлый, иң матур теләкләрне юллый.
Хөрмәтле Рөстәм Миннеханович! Сез Тукай районы торак-коммуналь хуҗалыгы оешуның башында торган кеше. Сезнең катнашыгызда әлеге системада яңа программалар эшләнде, халыкка хезмәт күрсәтү шартлары яхшыртылды. Озак еллар безнең предприятиедә эшләү дәверендә Сез хезмәттәшләрегез алдында олы ихтирам яуладыгыз, райондашлар арасында да абруегыз әйтеп бетергесез. Сезнең тормыш һәм хезмәт тәҗрибәгез безгә үрнәк, осталыгыгыз бәхәссез. Җаваплы һәм тырыш, максатчан кеше Сез. Үз фикерегез бар, эшегезне һәрвакыт ахырына җиткерәсез. Нинди генә сорау, гозер белән мөрәҗәгать итмә, Сез ярдәмгә ашыгырга, кул сузарга һәрчак әзер. 
Хезмәткә багышланган гомерегез бушка үтмәгән, иң мөһиме шул. Кешеләргә кирәкле булып, аларның рәхмәтенә коенып яшәгез дә яшәгез әле. Тормышыгыз мул, шатлык-куанычларга бай булсын.
Сезгә ныклы сәламәтлек, куанычлы озын гомер, бәхет телибез. Тормыш иптәшегез янәшәсендә балаларыгызның, оныкларыгызның, якыннарыгызның, туганнарыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп яшәргә язсын.

Гомернең алтын көзләре
Җитсә җитсен, үкенмәгез.
Кояш көн дә нурын чәчә,
Гел балкыгыз, сүрелмәгез.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев