Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Рөстәм Гәрәевны 60 яшьлек юбилее белән гаиләсе котлый!

27 апреля 2019, 09:05

843

0

1

Балык Бистәсе районы Котлы-Бөкәш авылында туып-үсеп, хәзерге вакытта Тукай районы Бәтке авылында гомер итүче кадерле кешебез – әтиебез, дәү әтиебез, тормыш иптәшем Рөстәм Миннехан улы Гәрәевның 27 апрельдә 60 яшьлек күркәм юбилее!
Безнең өчен яшәү өлгесе, тормыш маягы булган иң газиз кешебез! Сине ихлас күңелдән гомер бәйрәмең белән котлап, иң матур, иң җылы теләкләребезне юллыйбыз. Гаиләм, балаларым, оныкларым дип янып яшәүче уңган, акыллы гаилә башлыгы, ныклы таяныч, без балаларыңа үрнәк әти, әниебезгә – ышанычлы ир, оныкларыңа – яраткан дәү әти, якыннарыңа – игелекле, шәфкатьле туган, эш урынында таләпчән җитәкче дә син. Төпле, ныклы кыйблалы, эшсөяр һәм тырыш, пөхтә булуың, бар эшне җиренә җиткереп башкаруың, кеше хәленә керә белүең, ярдәмчел булуың өчен хезмәттәшләрең, дусларың арасында да абруең зур. Без балаларыңа яхшы тәрбия биреп, олы тормыш юлына чыгаруың өчен мең рәхмәт сиңа, әтиебез.
Кадерле әтиебез! Сиңа тән сихәтлеге, хәерле озын гомер телибез. Аллаһы Тәгалә сиңа әниебез Гүзәлия белән исәнлектә-саулыкта, тигезлектә, картлык көнегездә бер-берегезгә терәк булып, балаларыгызның-оныкларыгызның уңышларына куанып, кайгы-хәсрәтсез озын гомер кичерергә Раббыбыз насыйп итсен.

Изге теләк, җылы сүздән башка
Таба алмыйбыз олы бүләкне.
Безнең өчен бик тә кадерле син,
Бик тә якын, бик тә кирәкле.

Сине яратып әниебез Гүзәлия, улың Айдар, кызың Айгөл, киявең Игорь, оныкларың Данил, Эмилия, әниең Мәгъзүзә һәм кода-кодагыйларың, барлык туганнар.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев