Рөстәм Әгъләметдиновны 60 яшьлек юбилее белән Теләнче Тамак урта мәктәбе хезмәт коллективы котлый!
Район мәгариф идарәсе, профсоюз оешмасы, Теләнче Тамак урта мәктәбе хезмәт коллективы мәктәптә машина йөртүче булып эшләүче Рөстәм Хәйдәр улы Әгъләметдиновны 60 яшьлек юбилее белән тәбрик итә.
Хөрмәтле Рөстәм Хәйдәрович! Сез зур профессионал осталыкка ия, техниканы биш бармагыгыз кебек белгән, үз эшегезне чын күңелдән яратып башкара торган кеше. Гаиләгез өчен дә Сез ышанычлы терәк, таяныч. Киләчәктә дә тормыш иптәшегезнең, балаларыгызның күңел җылысын тоеп, җаваплы хезмәтегездә җан тынычлыгы белән армый-талмый эшләргә, гомер буе тырышкан хезмәтегезнең әҗерен күрергә язсын. Янәшәгездә һәрчак хәерле юллар булсын.
Сезгә исәнлек-саулык, күтәренке күңел, рух ныклыгы, гаилә бәхете, тигезлек, балалар игелеге, бәрәкәтле озын гомер телибез. Тормышыгыз бүгенгедәй матур булсын, сөенеп яшәргә язсын.
Барысын да биргән Сезгә Ходай:
Рух ныклыгы, бетмәс сабырлык.
Дәрт һәм дәрман һәр башлаган эштә,
Яшәү көче сүнми янарлык.
Язмышыгыз матур бер җыр сыман,
Исәнлекләр Сезгә телибез.
Ак бәхетләр, зур шатлыклар гына
Алып килсен туган көнегез.
Комментарии
0
0
Молодец.Рэхмэт.Бик эчтэлекле котлагансыз.эшегездэ зур унышлар
0
0