Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Рәсимә Закированы 60 яшьлек юбилее белән гаиләсе котлый!

19 мая 2021, 09:45

750

0

1

Теләнче Тамак авылында яшәүче кадерле әниебез, әбиебез Рәсимә Муллахмәт кызы Закированы 60 яшьлек юбилее белән ихлас күңелебездән тәбрик итәбез.

Газизебез безнең! Син табигатьнең иң матур чагында – бар дөнья яшеллеккә күмелеп, тирә-якка аллы-гөлле чәчәкләр хуш исләрен тараткан мәлдә дөньяга килгәнсең. Тормыш юлың мактаулы хезмәт еллары белән үрелгән. Гомерең буе халык сәламәтлеген саклауда эшләдең. Әле бүген дә кешеләргә ярдәм кулыңны сузуны дәвам итәсең – социаль хезмәткәр булып эшлисең. Әтиебез белән матур гомер кичердегез, без ике балагызга яхшы тәрбия биреп, олы тормышка аяк бастырдыгыз. 
Киләчәктә дә елларга баш бирмичә, бәрәкәттә, муллыкта, җан тынычлыгы белән гомер кичерергә язсын. Туар таңнарың өметле, көннәрең куанычлы, тәнең сәламәт булсын. Сиңа ныклы сәламәтлек, кайгы-хәсрәтсез көннәр, балаларыңның, оныкларыңның бәхетен күреп, тирән хөрмәтен тоеп, безнең арада шатланып яшәвеңне телибез. 

Әле тагын бик күп еллар
Нык типсен синең йөрәк.
Син безнең бердәнберебез,
Син безгә бик нык кирәк.

Иң изге теләкләр белән кызың Рәмилә, улың Эмиль, киявең Айрат, оныкларың Алан, Аделина.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X