Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Рәсим Саматовны юбилее белән туганнары котлый!

04 июля 2020, 10:00

575

0

0

Яңа Байлар авылында туып-үскән, бүген дә шунда гомер итүче кадерле кешебез Рәсим Мәгъфүрҗан улы Саматовны 60 яшьлек юбилее белән чын йөрәктән котлыйбыз. 

Газизебез! Гаилә нигезебезнең тоткасы да, яклаучысы да, саклаучысы да син. Синең җылы канатыңа сыенып яшәвебез белән без чиксез бәхетле. Гаҗәеп сабыр, киң күңелле, кешеләргә мәрхәмәтле, бик тә ярдәмчел булуың барыбыз өчен дә матур өлге. Тынгысыз йөрәгеңә барыбызның да шатлык-сөенечләре, борчу-мәшәкатьләре сыйган. Ярдәм кирәксә, авылдашлар да сиңа мөрәҗәгать итә. Хезмәтеңне дә бар көчеңне, осталыгыңны куеп, намус белән башкарасың. Тукай районы электр челтәрләренең Күзкәй бүлекчәсендә күп еллар шофер, монтер, мастер булып эшлисең.
Кадерлебез, һәрчак шулай көчле ихтыярлы, сау-сәламәт булып гомер ит. Бергә-бергә балалар, оныклар бәхетенә куанып яшәргә язсын. Сиңа исәнлек-саулык, озын гомер, бәхет юлдаш булсын. Алдагы көннәреңне якыннарың игътибар-ихтирамын тоеп, иминлектә яшәргә насыйп булсын.

Сине яратып, тормыш иптәшең Гүзәлия, балаларың Айдар-Айсылу, оныкларың Арслан, Әмирхан. Безнең теләкләргә кода-кодагыйлар һәм әтиең Мәгъфүрҗан да кушыла. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев