Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Рәсим Саматовны 60 яшьлек юбилее белән Казаковлар һәм Хәмидуллиннар гаиләсе котлый!

04 июля 2020, 11:20

574

0

0

Яңа Байлар авылында яшәүче кадерле туганыбыз Рәсим Мәгъфурҗан улы Саматовны матур бәйрәме – 60 яшьлек юбилее белән кайнар котлыйбыз. 

Кадерлебез! Син күпләр сокланырлык матур тормыш юлы үтәсең. Олы йөрәкле, юмарт, киң күңелле, һәркемгә ярдәмчел, сабыр холыклы булып, туганнарга, якыннарга, дусларга, күршеләргә яхшылык кылып гомер кичерәсең. Гаиләң дә күпләр сокланырлык. Авылдашлар алдында да абруең зурдан.  
Гомер бәйрәмең белән котлап, сиңа бәрәкәтле имин тормыш, уңышлар, җан тынычлыгы телибез. Якыннарыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, уңышларына куанып, бәхетле озын гомер кичерергә язсын. Уңган-булган йорт хуҗасы, кадерле әти, сөекле бабай, акыллы тормыш юлдашы, якын туган булып, бәхетле яшә. Тормышың матур, өстәлләрегез һәрвакыт тулы һәм түгәрәк булсын. 

Туган көннәр ел да кабатлана,
Ләкин кабатланмый үткәне.
Бәхет, шатлык, сәламәтлек белән
Килеп торсын алда көткәне!

Сине хөрмәт итеп, Казаковлар һәм Хәмидуллиннар гаиләсе. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев