Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Рәсим Саматовны 60 яшьлек юбилее белән Эдуард Гәрәев котлый!

04 июля 2020, 08:40

531

0

0

4 июль көнне авылыбызның хөрмәтле кешесе, Күзкәй авыл советы депутаты Рәсим Мәгъфурҗан улы Саматовның гомер бәйрәме – 60 яшьлек юбилее. 

Сезне чын күңелдән шушы күркәм бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Авылыбызны чын күңелдән яратып, аның чисталыгын, пөхтәлеген кайгыртып торучы кешеләрнең берсе Сез, Мәгъфурҗан абый. Сезгә хас иң төп сыйфат та, мөгаен, кешеләргә, авылдашларга хөрмәтле, җылы мөнәсәбәттер. Сез безнең барыбыз өчен дә ныклы терәк һәм таяныч. Нәрсә генә булмасын, һәрчак ярдәм кулы сузасыз. Аеруча авыл мәчетен яңартуга керткән өлешегез өчен без Сезгә бик рәхмәтле. Авылны яшәтү, халыкның тормыш-көнкүрешен яхшырту өчен беркайчан көчегезне дә, вакытыгызны да кызганмыйсыз. Эшләгән һәр изге гамәлегез үзегезгә савап булып меңе белән әйләнеп кайтсын иде. 
Сезгә ныклы исәнлек телибез, тормыш иптәшегезгә терәк булып, улыгызның, сөекле оныкларыгызның игелеген күреп, аларның һәр уңышына сөенеп, авылдашларның хөрмәтен тоеп, рәхмәтен ишетеп яшәргә язсын. Без сезнең белән горурланабыз! 

Олы хөрмәт белән Күзкәй авыл җирлеге башлыгы Эдуард Гәрәев.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев