Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Рәсимә Хәсәнованы юбилее белән Күзкәй халык фольклор ансамбле коллективы котлый!

20 сентября 2019, 11:50

1097

0

0

Күзкәй авылында гомер итүче хөрмәтле кешебез, үзешчән сәхнә остасы, «Әллүки» халык фольклор ансамбленең йөзек кашы Рәсимә Гыйздулла кызы Хәсәнова бу көннәрдә үзенең күркәм юбилеен билгеләп үтә.
Менә ничә еллар инде ул үзенең моңлы җырлары, җитез биюләре белән ансамбльнең төрле сюжетларга корылган чыгышларына матурлык, ямь өсти. Күзкәйдә туып-үскән кыз бәхет эзләп читкә чыгып китмәде: яраткан хезмәтен дә, гомерлек юлдашын да туган авылында тапты. Күп еллар шәфкать туташы булып эшләде, авылдашларының сәламәтлеген саклады. Бер үк вакытта сәхнәдәге чыгышлары белән кешеләрнең рухын баетуга, күңел байлыгы өстәүгә дә зур өлеш керткән үзешчән сәхнә остасы ул. Ире – авылның җырчы сандугачы, баянчысы Рафис белән икесе дә безнең сәхнә күрке, яшьләргә үрнәк булырлык матур, тату гаилә өлгесе дә. Ансамбльгә репертуар сайлаганда иң отышлы идеяләрне алар әйтә, бергәләп туктаусыз эзләнәләр, милли традицияләребезне кайтаруга зур өлеш кертәләр. Рәсимә хыялга бай, чын иҗатчы. Анда яшәү дәрте ташып тора, һәрвакыт ачык йөзле, киң күңелле, ярдәмчел. Коллективыбыз менә шундый ихлас күңелле үзешчәннәре белән дистәләгән еллар таркалмыйча яшәп килә, халыкка хезмәт итә, үзешчәннәр өчен үткәрелә торган төрле бәйгеләрдә уңышлы чыгыш ясап, ансамблебез халык исемен яулады. Монда ирле-хатынлы Хәсәновларның иҗади өлеше гаять зур. Киләчәктә дә бергә булыйк, авылдашларыбызга ихлас хезмәт итик.
Рәсимә! Сиңа күркәм юбилеең уңаеннан саулык-сәгадәт, Рафисың белән пар канатлар булып тигез яшәвегезне, яратып үстергән балаларыгыз, оныкларыгызның хөрмәт-ихтирамын тоеп, бик бәхетле гомер итүегезне телибез.

Ныклы саулык, сүнмәс яшәү дәрте
Көч өстәсен синең йөрәккә.
Бәхеткәең тулып, ташып торсын
Без калабыз шушы теләктә.

Тирән ихтирам белән Күзкәй халык фольклор ансамбле коллективы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X