Якты юл
  • Рус Тат
  • Рәсимә Барбашованы юбилее белән туганнары котлый!

    --, 13 сентябрь 2019 - 11:10
    82
    0
    0

    Иске Абдул авылында яшәүче кадерле туганыбыз Рәсимә Баһаветдин кызы Барбашованы гомеренең күркәм бәйрәме – 60 яшьлек юбилее белән чын күңелебездән тәбрик итәбез, иң изге теләкләребезне юллыйбыз.
    Түгәрәк табынлы ныклы нигездә туып-үскән, бер ояда канат ярган кадерле туганыбызның бүген олы бәйрәме. 
    Кадерлебез! Тормыштагы борчу-шатлыкларны уртаклашып яшәрлек, көчле рухлы, нинди генә хәлләрдә дә өмет кояшын сүндерми яши белүче ышанычлы һәм һәрвакыт таяныч булырдай кайгыртучан туганыбыз Син. Киң күңелеңә дөньяның барлык изге сыйфатлары сыйган, ачык йөзле, ярдәмчел булуың белән бик күпләрне сокландырып яшисең. Шушы матур сыйфатларың өчен авылдашлар да хөрмәт итә үзеңне, хезмәт коллективыңда да абруең зур. 
    Сине бүгенге бәйрәмең белән котлап, исәнлек-саулык, бәхетле озын гомер телибез. Янәшәбездә җил-яңгырдан саклап яшәүче якын кешебез булганга язмышка мең рәхмәтле без. Киләчәктә дә шатлыклы мизгелләрең күп булсын, һәр туар таңга куанып, имин тормышта гомер кичерергә язсын. 

    Без туганнар. Безне җаннар түгел,
    Каннар тартып бәйли үзенә.
    Туганлыкны саклап, хакын хаклап
    Атлыйк бергә гомер үренә. 
    Бәхеттә дә, кайгыда да кеше
    Туганына килеп сыена.
    Исәнлектән аермасын Ходай,
    Бергә булыйк гомер буена.

    Сине яратып, барлык туганнар, аларның гаиләләре, балалары, оныклары исеменнән сеңелең Нәсимә. 

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: