Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Рәшит Фәтхуллинны 60 яшьлек юбилее белән апасы котлый!

22 января 2021, 10:00

495

0

0

Теләнче Тамак авылында яшәүче кадерле кешебез Рәшит Вәгыйзь улы Фәтхуллинны гомер бәйрәме – 60 яшьлек юбилее белән тәбрик итәбез.  

Кадерлебез, син безнең бик тә якын кешебез! Һәркайсыбызны якты йөз, җылы сүз белән каршы аласың. Туганнарыңа, дус-ишләреңә, авыл халкына игелек кылып, барыбыз өчен дә җан атып, ярдәм кулы сузып яшисең. Гомерең буе хуҗалыкта хезмәт куйдың. Бүген дә елларга баш бирмичә, авыр хезмәттә эшләвеңне дәвам итәсең. 
Туганыбыз! Сиңа алдагы көнеңдә дә хәерле, бәрәкәтле гомер, туганнарыңның күңел җылысын, хөрмәтен, игелекләрен күреп, сөенеп яшәргә язсын. Без якыннарыңа кирәк һәм терәк булып, бар булганыңа шөкер итеп гомер кичер. Тән сихәтлеге, исәнлек-саулык насыйп булсын, бәхет-шатлыкка төренеп озын-озак гомер ит. 

Ак бәхетләр юлдаш булсын сиңа,
Көннәреңне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек үзе бәхет бит ул,
Ходай шуннан мәхрүм итмәсен!

Сине яратып, апаң Сәрия һәм аның гаиләсе.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X