Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Рәшид Хәлимовны 65 яшьлек юбилее белән Теләнче Тамак картлар һәм инвалидлар йорты коллективы котлый!

20 февраля 2019, 09:40

610

0

0

Теләнче Тамак авылында яшәүче, картлар һәм инвалидлар йортында табиб булып эшләүче Рәшид Нурмөхәммәт улы Хәлимовны 65 яшьлек матур юбилее белән котлыйбыз. 
Хөрмәтле Рәшид Нурмөхәммәтович! Коллективыбызда бик тә хөрмәтле, хезмәтегез белән абруй казанган мөхтәрәм зат Сез. Эшегезне риясыз, гадел итеп, намус белән башкарасыз. Күңелегез гел изгелектә, гаиләгездә дә олы терәк булырлык ир, үрнәк ата Сез. Интернат-йортыбызда тәрбияләнүче өлкәннәрнең сәламәтлеген саклаучы, аларның күңелендә өмет уятучы игелекле зат. Әби-бабайларыбыз өчен ак халатлы фәрештә дә Сез, аларның ышанычлы дусты да. Ярдәмгә мохтаҗ өлкәннәрнең бер генә гозерен дә кире какмыйсыз.
Гел шундый киң күңелле һәм ярдәмчел булып калыгыз, киләчәктә дә безнең арабызда озак еллар хезмәт итегез. Гаилә учагыгызның җылысы сүрелмәсен, хезмәтегез белән яуланган хөрмәт югалмасын. Елларны санамыйча, бәхетле көннәрдән генә торган тормыш агымына ияреп, тормышның кадерен белеп, матур итеп яшәгез. Туган көнегез котлы, мөбарәк булсын, һәр гамәлегездә уңышлар юлдаш булсын.

Теләнче Тамак картлар һәм инвалидлар йорты хезмәт коллективы һәм анда яшәүче өлкәннәр исеменнән директор Лилия Хөсәенова. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X