Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Роза Абдуллинаны туган көне белән гаиләсе котлый!

26 июня 2019, 10:35

738

0

0

Казаклар авылында яшәүче Роза Равис кызы Абдуллинаның гомер бәйрәме – туган коне. Кадерлебез, шушы күркәм бәйрәмең белән котлап, сиңа иң матур теләкләребезне юллыйбыз.
Әниебез! 47 яшь – тормышның иң ямьле чагы! Алда әле күпме шатлык, күпме бәхет, күпме наз! Бик сабыр, ярдәмчел, мәрхәмәтле син! Һәрвакыт безнең өчен үрнәк, тормыш юлында маяк син.
Әниебез, Роза гөлебез! Сиңа аяз күк йөзе, шомырт чәчкәседәй ак бәхетләр, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телибез. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, әтиебез белән бергәләп озын гомер ит. Балаларыңның, оныкларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын!

Яшә син мәңгелек гөл булып,
Бәхеткә, шатлыкка күмелеп,
һәрвакыт елмаеп һәм көлеп,
Кадергә, хөрмәткә төренеп.
Йортыңа кайгылар килмәсен,
Гөрләп торсын һәрчак өй түрең.
Шаулап үссен алсу чәчкә гөлең, 
Ямьләндереп синең гомерең.

Сине яратып, тормыш иптәшең Фәнис, кызларың-кияүләрең Эльвира-Рафаэль, Эльвина-Григорий, оныкларың Мальвина белән Эмин. Теләкләребезгә барлык туганнар кушыла. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев