Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Роберт Зиннәтуллинны 70 яшьлек юбилее белән туганнары котлый!

04 сентября 2019, 10:30

614

0

0

Роберт Зиннәтуллинны 70 яшьлек юбилее белән туганнары котлый!

Биклән авылында туып-үскән, бүгенге көндә Круглое Поле поселогында яшәүче кадерле әтиебез, бабабыз Роберт Гатаулла улы Зиннәтуллинны олы бәйрәме – 70 яшьлек юбилее белән чын күңелдән тәбрик итәбез. 
Газизебез безнең! Тормышны төптән җигелеп тарткан, көчле, гайрәтле ир асылы син. Хезмәтнең авырын башкардың – гомерең буе тимер юл тармагында эшләдең. Әниебез белән бергә без ике балагызны хезмәт сөючән, тырыш итеп үстердегез. 
Кадерлебез! Син – безнең ныклы таянычыбыз. Синдәй тормыш юлдашы, әти һәм бабай булу – олы бәхет һәм шатлык, горурлык ул. Әниебезгә ныклы терәк, кызларыңа һәрчак ярдәм кулыңны сузучы әти, оныкларыңа яраткан һәм кадерле бабай син. Безгә биргән тәрбияң, җылы сүзләрең, алтын киңәшләрең өчен мең рәхмәт.
Гел шулай безнең терәгебез булып, исәнлектә-саулыкта, тазалыкта-байлыкта яшәгез. Әни белән бергәләп, тигезлектә, шатлык-сөенечтә, озын-озак бәрәкәтле гомер кичерегез.

Әтиләр күп, ә синең күк әти сирәк,
Күңелеңдә гел яхшылык, гел изгелек. 
«Әткәй» сүзен әйткән саен рәхәт җанга,
Әйткән сүзең, киңәшләрең дәва җанга.
Әниебез – кояш булса, син аебыз бит,
Озак яшә, кадерлебез, 100 яшькә җит!

Сине яратып, тормыш иптәшең Люзирә, кызларың Әлфия, Эльмира, оныкларың Азалия, Айдар, Динар, Самир.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев