Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Рәмзия Закированы 55 яшьлек юбилее белән Теләнче Тамак тернәкләндерү интернат-мәктәбе коллективы котлый!

11 сентября 2019, 10:10

571

0

0

Район мәгариф идарәсе, профсоюз комитеты, Теләнче Тамак тернәкләндерү интернат-мәктәбе хезмәт коллективы озак еллар мәктәбебездә тәрбияче булып эшләүче Рәмзия Әхмәтгәрәй кызы Закированы 55 яшьлек юбилее белән котлый.
Хөрмәтле Рәмзия Әхмәтгәрәевна! Гомер бәйрәмегез уңаеннан Сезгә иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Сезнең гомер намуслы хезмәттә үтә. Мәктәбебезгә килгән көнегездән бирле сайлаган кыйблагызга, һөнәрегезгә тугры булып хезмәт куясыз. Балалар белән уртак тел табып эшлисез. Үз һөнәрегезне яратып, намуслы башкарасыз, балаларны ихлас яратасыз, шуңа күрә алар арасында да ихтирам яуладыгыз, коллективта, авылда да абруегыз зурдан. Сездәйләр турында чын тәрбияче диләр һәм бу хак сүзләр. Көчле рухлы, эшкә батыр, тәвәккәл кеше Сез.
Тәрбияче буларак кына түгел, хатын-кыз, әни буларак та күпләргә үрнәк булып яшисез. Ике улыгыз – Сезнең бәхетегез. Инде оныкларыгыз өчен сөенеп яшисез.
Сезгә сәламәтлек, рух ныклыгы, күңел тынычлыгы телибез. Балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, бары куанычлардан гына торган имин тормыш кичерергә язсын Сезгә. Туган көнегез котлы, мөбарәк булсын. Һәр яңа таң бары сөенечле хәбәрләр белән генә тусын.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев