Якты юл
  • Рус Тат
  • Рәмзия Ямалтдинованы 70 яшьлек юбилее белән гаиләсе котлый!

    --, 7 июнь 2019 - 10:30
    131
    0
    0

    Казаклар авылында гомер итүче кадерле, сөекле тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез Рәмзия Мөхлисулла кызы Ямалтдинованы гомеренең күркәм бәйрәме – 70 яшьлек юбилее белән тәбрик итәбез. 
    Кадерлебез! Бүген барыбыз өчен дә илаһи зур бәйрәм. Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакълеген аңларга өйрәтүче, үз җаны аша уздырып, күкрәк сөте белән иман иңдерүче әни. Син булмасаң без оясыз кош, моңсыз җыр кебек яшәр идек, тормышыбызның яме дә, тәме дә булмас иде. Аллаһының мең рәхмәте яусын сиңа. Күңелеңдәге җан җылысының нуры сүнмичә, сүрелмичә, без балаларыңа яшәеш чыганагы булып торуыңны телибез. 
    Газизебез! Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешми, һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле, балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп, әтиебез белән тигезлектә озак яшәргә насыйп булсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп гомер ит. 

    Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Касыйм, балаларың Рамилә-Алмаз, Рамил-Розалия, оныкларың Лилия-Илнур, Ләйсән-Рафис, Алсу, Раил, Ралина, оныкчыкларың Данир һәм Алина. 

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: