Рәмзия Вәлиеваны 80 яшьлек юбилее белән гаиләсе котлый!
Биклән авылында яшәүче газиз әнкәебез Рәмзия Габделхак кызы Вәлиеваны күркәм бәйрәме – 80 яшьлек юбилее белән чын йөрәгебездән тәбрик итәбез.
Әниебез гомеренең иң матур мизгелендә – 46 яшендә әткәйдән калып, безне, өч баласын, ялгызы олы тормыш юлына чыгарды. Авырлыкларың да, чарасызлыктан тешеңне кысып, балаларыңа күз яшеңне күрсәтмәскә тырышкан чакларың да күп булгандыр. Безне кеше итүгә куйган көчең, дөрес тәрбияң өчен мең рәхмәт сиңа, газизебез. Аллаһыга шөкер, беребез дә йөзеңә кызыллык китермәдек, тормышта үз сукмагыбызны таптык. Бүген сине куандырып оныкларың, оныкчыкларың үсә.
Авылыбызда безнең нигезне иманлы йорт, диләр. Лаеклы ялга чыккач кына мәдрәсәдә укыдың. Бүген авылда үткәрелә торган дини бәйрәмнәрдә, Коръән ашларында урының түрдән. Без балаларыңа киңәшче дә, ярдәмче дә син. Оныкларыңны гына түгел, оныкчыкларыңны да тәрбиялисең, әхлаклы булырга өйрәтәсең, туры юлга өндисең. Безгә генә түгел, акыллы киңәшләрең белән бар авыл халкына ярдәм итеп яшисең. Күпне күргән, күпне кичергән мәрхәмәтле күңелеңнән бүген дә изгелек, миһербан, нур бөркелеп тора. Киләчәктә дә якты кояшыбыз, күңел җырыбыз, сүнмәс өметебез булып, саулыкта һәм сәламәтлектә озын гомер кичерсәң иде, әниебез.
Олы бәйрәмең белән тәбриклибез
80 яшең туган көнеңдә.
Бәхет-шатлык, ныклы сәламәтлек
Юлдаш булсын алгы көнеңдә.
Иң матур теләкләр белән балаларың, киленең, кияүләрең, оныкларың, оныкчыкларың.
Нет комментариев