Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Рәмзия Мортазинаны 55 яшьлек юбилее белән Иштирәк мәктәбе коллективы котлый!

20 марта 2019, 10:50

642

0

0

Район мәгариф идарәсе, профсоюз оешмасы, Иштирәк мәктәбе коллективы техник хезмәткәр булып эшләүче Рәмзия Эрнст кызы Мортазинаны 55 яшьлек матур юбилее белән тәбрик итә.
Хөрмәтле Рәмзия Эрнстовна! Сезгә теләкләрнең иң изгесен, йөрәк түреннән чыккан иң җылысын юллыйбыз. Киң күңелле, эчкерсез, гадел, максатчан булуыгыз бәрабәренә эшегез дә, тормышыгыз да матур. Мәңге шундый яшь күңелле, кыю, кешелекле, ярдәмчел, бүгенгедәй ягымлы, тормыш сөючән булыгыз. Кәефегез – күтәренке, рухыгыз – ныклы, сәламәтлегегез – какшамас, гомерегез озын булсын. Иминлектә, рәхәтлектә, якыннарыгызны сөендереп яшәгез. Һәр көнегез бәхет-шатлыкта, куанычларда үтсен.
Киләчәктә дә хезмәттәшләрегезнең, ирегезнең, балаларыгызның кадер-хөрмәтен, чиксез яратуларын тоеп яшәргә язсын. Һәр туар таң исәнлек-саулык, гаилә бәхете, тигезлек, зур уңышлар, бәхет-шатлык, куанычлар гына алып килсен Сезгә. Тормышны яратып, тәм табып, яшисегез килеп яшәгез.

Котлы булсын туган көнегез,
Шатлык белән үтсен көнегез,
Корычныкы булсын саулыгыгыз,
Кояшныкы булсын гомерегез.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев